Намаз на
17 декабря 2017
Тюмень
07:13
Фаджр
09:13
Шурук
12:34
Зухр
14:07
Аср
15:55
Магриб
17:25
Иша

МИЛЛИ АШЛАР, МИЛЛИ ЙОЛАЛАР

-(1)_0

-(1)_0

Ерак Себер Сургут шәһәрендә яшәүче татарларның милли мәдәни мөхтәрияте каршында «Ак калфак» татар хатын-кызлары берлеге бүлекчәсе әле күптән түгел генә ачылуына карамастан бүгенгесе көндә бик актив эшләп килә. Калфак тегү, калфак чигү, бәй бәйләү, төсле атлас тасмалар белән картиналар, сумкалар чигү, милли аш-су белән таныштыру дисеңме, моны барысында халкымның уңган — булган кызларының бердәм уртак фикергә килеп, үз ихтыяр көчләре белән бергә җыелышып матур кичәләр оештыруыннан күреп була.
21 май көнне Сургут шәһәре татар милли-мәдәни мөхтәрияте бинасында татар халкының милли ризыкларыннан берсе — кыстыбый пешерү остаханәсе (мастер-класс) булып узды. Әлеге чараны мөхтәрият каршында эшләп килүче «Ак калфак» хатын-кызлар берлеге, якшәмбе мәктәбе, яшьләр советы бүлеге белән берлектә оештырды.
Кыстыбыйны дөрес әзерләү серләренә Сургут шәһәрендә милли көрәш, татар көрәшен киң җәелдерүдә гомер буе үз көчен куйган ХМАО-ның көрәш татар көрәше федерациясе президенты Фәрит Кави улы Шәймәрдәновның тормыш иптәше Нурания ханым төшендерде. Кыстыбыйны төрле якта төрлечә исемлиләр һәм пешерү үзенчәлекләре дә башкача. Бер якта «Кыстыбый» дисәләр, икенче якта «Күзикмәк», өченче якта «Якмыш» дип йөртәләр. Башка төр пешерү үзенчәлекләре белән оста куллы кызыбыз Наилә Хәлиуллина Кукмара ягында ничек пешерү белән таныштырып үтсә, ә Төмән өлкәсендә ничек пешерелүен Төмәндә туып-үскән, бүгенгесе көндә безнең мөхтәриятның актив әгъзасы, аш-су остасы Дания апа Әфләтүнова таныштырды, ә мин исә үзебезнең Актаныш якларында ничек, ни рәвешле пешерелгәнен кунакларыбызга сөйләдем. Шулай итеп бергәләп фикер алыштык, тәҗрибә белән уртаклаштык.
Милләттәшләребез өчен Нурания апаның яратып пешергән кыстыбый рецептын тәкъдим итәбез:
— 200 мл сөт;
— 50-70 мл сыек май;
— 3-4 аш кашыгы җылы су;
— 1-2 аш кашыгы майонез;
— бер чеметем тоз;
— кирәгенчә иләнгән он;
— эчлек өчен тозлы суда пешерелгән һәм төелгән бәрәңге.
Пешкән бәрәңгенең суын сөзеп кайнар сөт, акмай, яшел тәмләткечләр кушып кыстыбыебызның эчлеге өчен бәрәңгене төябез.
Эш барышы. Башта бәрәңгебезне пешерергә куябыз, бәрәңге пешкән арада кыстыбый камыры өчен кирәкле булган сөт, су, сыек май, майонез, тоз, он кушып, бик каты да, йомшак та булмаган камыр басабыз, камырыбызны бер 10 минут ял иттерәбез. Соңыннан вак кисәкләргә бүлеп, юка гына җәемнәр ясыйбыз. Җәемнәребезне майсыз табада ике яклап пешереп алабыз. Чиста тастымалга катлап өеп барабыз. Һәр җәемнең яртысына эчлекне салып, икенче яртысы белән каплап, эретелгән акмай белән майлап, тәлинкәләргә өеп барабыз. Кайнар килеш табынга бирәбез.
Осталык дәресе бик күңелле үтте. Әле ул гына да түгел бит бу дәрес вакытында якшәмбе мәктәбенә йөрүче, 4 яшьтән алып 6 яшькәчә булган балалар безгә саф татар телендә җыр җырлап, шигырь сөйләп тә өлгерделәр. Мөгаллимәләре, Гүзәл апа Шәрәфетдинова өйрәткән «Туган як» җырын безнең кыстыбый пешерүче кызларыбыз янына килеп җырлап та алдылар. Кыстыбыебызны пешереп бетергәч кунакларның алып килгән чәй тәмнәре белән әзерләнгән өстәл артында, милли ризыкларыбызны барлап, гапләшеп утырдык. Нүрия ханым «Ак калфакка» актив йөргән остабикәләргә матур, милли бәзәкләр чигелгән алъяпкычлар бүләк итте. Бу көнне мөхтәриятта халык бик күп иде.
— «Әгәр яшь буынны милли ашлар пешерергә, татар теле һәм мәдәнияте, сәнгатенә, онытылып барган милли бәйрәм, йолаларына шушылай бергәләп өйрәтмәсәк киләчәктә ничек соң милләтебезне саклап калырбыз! » — дип борчу белдергән Нүрия ханымның бүгенгесе көндә күпләрне уйландырган соравын ишетеп мөхтәриятның татар җанлы егетләре Риф Рәүф улы Садыков, Рәфис Хәсән улы Шәймәрдәнов, Фәрит Кави улы Шәймәрдәнов коеп яңгыр явуына карамастан шушы ук көнне «Карга боткасы» бәйрәме йоласында билгеләп үтүне хуп күрде. Себердә кар бераз гына соңрак эреп бетә, шуңа күрә «Карга боткасы» бәйрәме бераз гына соңга калып үткәрелә. Шулай итеп бу көнне без «Ак калфак» кызлары белән берлектә бу йолаларга да әйләнеп кайттык. Көннең икенче яртысында Фәрит абыйларның шәһәрдән читтә булган бакчаларына юл алдык.
Учак ягып, зур казан асып, бар якка төтен исе таратып безнең килүне көтеп торган мөхтәриятның актив ханымнары Раушания апа, Анастасия апа бик тәмле итеп аш пешереп куйганнар иде.
«Карга боткасы» халкыбызның иң танылган, иң күңелле язбашы бәйрәмнәренең берсе. Борын-борын заманнарда кешеләр нилектән яз булганын белмәгәннәр. Алар ямьле язны кара каргалар алып килә дип уйлаганнар. Шуның өчен карлар эреп сулар ага башлагач, гөрләвекләргә таба, яңару яшәрүгә йөз боргач, каргалар килү хөрмәтенә бәйрәм ясый торган булганнар. Шуңа күрә аны «Карга боткасы» дип атаганнар. Ә пешкән ботканы үзләре генә түгел, беренче өлешен яланга каргаларга сипкәннәр, икенче өлешен чишмә суына корбан иткәннәр. Өченче өлешен галәмгә бүләк иткәннәр. Сургутта да нәкъ менә шулай булды. Таныш белешләрдән ярма җыеп, учак ягып, зур Казан асып барлык ярмаларны (арпа, тары, дөге, карабодай) бергә кушып Риф, Фәрит, Рәфис әфәнделәр бергәләп телеңне йотарлык итеп ботка пешереп күрсәттеләр. Ботка пешкәч җиргә муллык, күктән яңгыр, кояштан җылылык, табигатьтән бәрәкәт, илгә туклык, тынычлык теләп Фәрит абый дога укыды. Дога укыганнан соң ботканың беренче өлеше яланга каргаларга сибелде, икенче өлеше суга агызылды, өченче өлеше галәмгә, дүртенче өлеше белән кунаклар сыйланды. Ботка пешкән арада бер читтә «Наза — Наза» уены, » Ак кирәк, күк кирәк» уены, йомырка тәгәрәтү, табышмак — мәзәк әйтешү бәйгеләрендә тапкырлар һәм зирәкләр барланды. Татар җыры, татар моңы, баян, гармун тавышы бөтен тирә-якны яңгыратты.
Безнең мөхтәриятта өлкән буын вәкилләренең актив булуы, арабызда җиде юлда җитмеш мәгънә таба алып, татар халык авыз иҗаты, гореф-гадәтләрен, йолаларын фәнни нигездә бәяләүче хезмәткәрләребез, галим Рәфис Хәсән улы Шәймәрдәнов, һәр эшенә зур җаваплылык белән караган, һәр мәдәни чараның шартын китереп, тиешле дәрәҗәсенә төшендереп Сургут шәһәре җирлегендә «Ак калфак» татар хатын-кызлары җәмгыятен оештыручы Татарстанның, ХМАО-ның атказанган мәдәният хезмәткәре Нурия Әхәт кызы Җиһаншиналарның, үрнәк гаилә Нурания һәм Фәрит абый Шәймәрдәновларның, Раушания һәм Риф Садыйковларның, Рәфис һәм Анастасия Шәймәрдәноваларның, Дания һәм Харис Әфләтүновларның, безнең арада булып, безгә яшьләргә, яшь гаиләләргә үрнәк күрсәтүләре, үзләреннән яшь буын тәрбияләп калдыра алулары зур ихтирамга лаек.
Менә шулай туган яктан читтә яшәүче татар халкы Сургутта борынгы йолаларны, гореф-гадәтләрне гамәлгә кайтарып, бергәлектә — бердәмлектә гомер итә. Алга таба да шулай матур итеп яшәргә язсын. Без бергә!

Гөлчәчәк Фәтхулова,
Сургут шәһәре татар милли-мәдәни мөхтәрияты советы әгъзасы,
Сургут шәһәре «Ак калфак» татар хатын-кызлары берлеге әгъзасы

0 Комментариев

Оставить комментарий


Login

Welcome! Login in to your account

Remember me Lost your password?

Don't have account. Register

Lost Password

Register