Намаз на
06 июня 2020
Тюмень
01:46
Фаджр
03:46
Шурук
12:37
Зухр
18:26
Аср
21:28
Магриб
22:58
Иша

ТӨМӘН ӨЛКӘСЕ МӨФТИЕ ЗИННӘТ ХӘЗРӘТНЕҢ КОРБАН БӘЙРӘМЕ БЕЛӘН КОТЛАВЫ

Новый рисунок (5)

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим! Әссәламү галәйкүм вә рахмәтуллахи вә бәрәкатүһ! Мөхтәрәм җәмәгать! Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән барлык дин кардәшләремне олуг һәм мөбарәк Корбан гаете белән котлыйм! Ислам дөньясының күркәм бәйрәме – Корбан гаете барчаларыбызга хәерле булсын, иминлек, игелек, бәрәкәт алып килсен!

Елга бер мәртәбә килүче әлеге бөек бәйрәмне бөтен дөнья мөселманнары түземсезлек белән көтеп ала. Бу көнне дин кардәшләребез мәчетләрдә җәмәгать булып бәйрәм намазларын укыйлар, догалар кылалар. Аллаһ тарафыннан билгеләнгән, пәйгамбәрләр кылган вә безгә кушып калдырылган изге гыйбадәтләрнең берсе – Аллаһ ризалыгы өчен корбан чалу йоласын башкаралар. Корбан бәйрәме көнне Мәккәдәге хаҗилар исә хаҗ гыйбадәтенең төп гамәлләрен тәмамлыйлар.

Без Корбан бәйрәмен зурлап, гаиләләребезнең, туганнарыбызның, күршеләребезнең күңелен күреп, игелекле гамәлләр кылып, Аллаһы Тәгалә мәрхәмәтенә, ризалыгына ирешергә тырышабыз. Раббыбыз биргән нигъмәтләргә шөкер итү, фәкыйрьләргә һәм мохтаҗларга ярдәм итү, хәер-сәдакаләр өләшү безне Аллаһы Тәгаләгә якынайта. Рәхимле Раббыбыз Корбан бәйрәменә нәкъ менә шушы мәгънәне, ягъни Үзенә якынаю юлын Изге китап Коръәндә әйтелгән: “Аллаһ әмерләрен тыңлагыз, итагать итегез, үз мөмкинлекләрегездән чыгып, хәер-сәдака бирегез. Нәфесен тыя белгән кеше сәгадәткә ирешер” (Тәгабүн сүрәсе, 16 нчы аять).

Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер хәдисендә әйткән: “Мәрхәмәтле кешеләргә Аллаһы рәхмәт итәр. Җир йөзендә булганнарга сез мәрхәмәт итегез, күктә булганы сезгә мәрхәмәт итәрләр”.

Шулай итеп, Аллаһ Тәгаләбез бер-берсенә ярдәмләшүгә, иминлеккә һәм тынычлыкка чакыра. Кызганычка каршы, бүгенге көндә күп кенә мөселман илләрендә тынычлык булмыйча сугышлар бара, ыгы-зыгышлыр һәм фетнәләр куптарыла. Без Русия мөселманнары чит илдә яшәгән үзебезнең дин кардәшләребезне  онытмыйча, изге бәйрәм көннәрендә алар өчен дә хәер-догада булырга тиешбез. Шул ук вакытта без бөек илебездәге тынычлык йәм иминлекнең кадерен белеп яшәсә идек. Илебездә яшәгән барлык милләтләр һәм конфессияләр дус булып торганда гына, илебез көчле, җәмгыятебез бердәм була алыр.

Аллаһы Тәгаләнең иксез-чиксез мәрхәмәтенә барчабызга да ирешергә насыйп итсен! Олуг гает көнендә бәйрәм намазларын укырга, корбаннар чалырга, күңелләребездәге мәрхәмәт, куаныч-шатлык хисен тирә-юньдәгеләргә җиткерергә язсын! Гаиләләребез нык, өйләребез нурлы булсын!

Илебезгә бәрәкәт, ил-көннәребездә тынычлык, иминлек бирсен!

Төмән өлкәсе мөфтие, Зиннәт хәзрәт Садыков

 

0 Комментариев

Оставить комментарий


This error message is only visible to WordPress admins

Error: No connected account.

Please go to the Instagram Feed settings page to connect an account.

Login

Welcome! Login in to your account

Remember me Lost your password?

Don't have account. Register

Lost Password

Register