Намаз на
06 июня 2020
Тюмень
01:46
Фаджр
03:46
Шурук
12:37
Зухр
18:26
Аср
21:28
Магриб
22:58
Иша

ИҢ ШӘП ОЕШТЫРЫЛГАН САБАНТУЙ

Сельский Сабантуй 2016Быел бөтенроссия авыл сабантуе Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы авылында үтте. Анда илнең 30 төбәгеннән һәм өлкәдән 50 меңләгән кеше катнашты. Алар арасында өлкәбез делегатлары да бар иде иде. Сабантуй турында делегация башлыгы — өлкә татар Конгрессы мәдәният департаменты җитәкчесе Вәлимә Ташкалова үз кичерешләрен сөйләп китте:

— Без Төмәннән 10 кеше бардык. Чөнки һәр төбәккә дә квота шулай бирелгән иде. Иске Кулаткы — зур татар поселогы, шул исемдәге район үзәге. Анда зур музей, техникум бар. Без шул техникумның тулай торагында яшәдек. Килгән көнне ачык мәйданда Татарстан Республикасы мәдәният осталары концерт программасын карадык. Икенче көнне “Гөлчәчәк” балалар бакчасында төбәк балалар сабантуе оештырылды, аннары зур болында авыл сабантуен тамаша кылдык. Шулкадәр кунакчыл, киң күңелле, ачык иде кешеләр.

Сабантуй буласы урын шулкадәр киң. Монда бер шәһәрчек үсеп чыккан. Анда өлкәнең һәр районы, гадәттәге чатырларда түгел, ә агачтан эшләнгән матур өйләрдә үз гореф-гадәтләрен, мәдәниятләрен күрсәттеләр. Кул эшләре осталары хезмәт җимешләре, мастер-класслар, сату урыннары, милли аш-су, азык-төлек ярминкәләре искитмәле күп. Мәйданчыклар саны буенча да бу сабантуй башкалардан нык аерылды: балалар, Татарстанның Норлат районы уңганнары, мәдәни һәм күңел ачу, милли уеннар һәм спорт ярышлары, парасабантуй, Татарстан Республикасы инвестиция-күргәзмә, авыл хуҗалыгы техникасы күргәзмәсе, ГТО нормаларын тапшыру, ат чабышы, көрәш, осталар шәһәре – болар барысы да югары дәрәҗәдә оештырылган. Һәркемгә дә күңеленә ошаган шөгыль табарга мөмкинлек булдырылган. Киномобиль хезмәткәрләре дә буш тормый. Мөселманнарга намаз уку өчен аерым палатка да куелган.

Ул декоратив-гамәли сәнгать эшләренең, балалар өчен уеннарның күплегенә, сәламәтлекләре чиклеләр өчен дә бәйрәм хисен тоярга ярдәм итүләренә, техниканың төрлесен алып килүләренә сокландык, гаҗәпләндек. Ульяновск өлкәсе хакимияте һәм Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов кабул итүләре өчен аерым өйләр булдырылган. Президент өенә кунакка чакырылучылар арасында мин дә бар идем, ике җитәкчегә: губернатор Сергей Морозовка һәм Р.Миңнехановка, Иске Кулаткы районы башлыгы Эдуард Ганеевка бүләкләр тапшырдым.

Төркемебез һәркайда актив катнашты, концертыбыз да тамашачыларга нык ошады. Җырчыларыбыз Розалия Бакиева, Илчан Хөснетдинов, Муллаш авылының “Пышны” төркеме биючеләре, танылган Җәгъфәр Касыймов, “Себер йолдызы” гүзәле Лилия һәм “Татар егете” батыры Рөстәм Латыйпов сынатмадылар.

Өлкәбез абруен саклап, данын күтәреп киләсе елга Пенза өлкәсенең Әләзән авылына тагын да зуррак уңышлар белән барырга планлаштырып кайттык.

Язып алды Гөлнур ВӘЛИЕВА.

0 Комментариев

Оставить комментарий


This error message is only visible to WordPress admins

Error: No connected account.

Please go to the Instagram Feed settings page to connect an account.

Login

Welcome! Login in to your account

Remember me Lost your password?

Don't have account. Register

Lost Password

Register