Намаз на
06 июня 2020
Тюмень
01:46
Фаджр
03:46
Шурук
12:37
Зухр
18:26
Аср
21:28
Магриб
22:58
Иша

Муллашта семинар

211NCbO2BUcДекабрь ахырында Төмән районы татар теле hәм әдәбияты укытучыларның “Яңа федераль стандартларга туры китереп контроль, билге кую hәм укучыларның белем алуларын системалы рәвештә туплау” дигән темага семинар булып үтте. Программа шулхәтле масштаблы иде, эш хэтта кичкә таба гына тәмамланды. Билгеле семинарның иң актуаль моменты дәрес. 2 нче сыйныфта ачык дәресне Азалия Габдрахимова күрсәтте. Өметле, яшь укытучы “Хайваннар илендә” дигән темага искиткеч, югары дәрәҗәдә, методик осталык белән төзелгән, яңа стандартларга туры китереп, укучыларның барлык белемнәрен күрсәтеп, матур дәрес күрсәтте. hәр укучы актив эшләде, балалар хайваннарның исемнәрен атадылар, аларга карата сыйфатлар, фигыльләр табып таблицалар төзеделәр. Дәрес барышында Азалия Радик кызы төрле формалар, методлар белән балаларны кызыксындырды, билге алырга барлык мөмкинлекләр булдырды. Укучылар ике командада эшләделәр, виртуаль зоопаркка кереп чыктылар, проектлар якладылар, Төмән өлкәсе картасына төрле хайван рәсемнәрен теркәделәр. Дәрес ахырында 2018 ел Эт елы дип атала диделәр hәм шуңа бәйле табышмаклар, биремнәр үтәделәр, физкультминутта татарча биеп тә алдылар. Дәрестә татар, рус телләре, тарих, табигать дәресләре интеграль рәвештә күрсәтелде.Класстан тыш “Татар халык бәйрәмнәре” дигән чараны 4 нче сыйныф укучылары белән башлангыч сыйныф укытучылары Гүзәл hәм Айгөл Зөлбухаровалар, музыкаль бизәлешне, халкыбызның талант иясе — Җәгъфәр Касыймов оештырды, шулай ук мәктәп музее җитәкчесе, рус теле укытучысы Хәшүрә Уразаева күрсәттеләр. Бу чарада балалар барлык милли бәйрәмнәр, йолалар турында сөйләделәр, милли уеннар уйнадылар, шигырьләр сөйләп, җырладылар. Чараның иң отышлы моменты музей бүлмәсендә булды. Монда укытучылар, укучылар орчык өмәсен күрсәттеләр. Укучылар үзләре йон яздылар, җеп каттылар, җепне йомгакка урадылар, бәйләп тә карадылар, шул арада табышмаклар, мәкальләр әйтештеләр, җырладылар, өмәнең мәгънәсен, тарихын ишеттеләр. Билгеле, халык җәүhәрләрен күрү, катнашу, балалар өчен мәңге истә калырлык тәрбияви момент.

Мәктәп директорының урын басары Надежда Нигматуллина “Каз өмәсе” проектын гамәлгә ашыру турында сөйләп китте, соңыннан авылда фольклор түгәрәгенең җитәкчесе Тәския Нәҗметдинова оештырган чара күрсәтелде. “Каз өмәсе” халкыбызның иң гүзәл традицияләренең берсе. Башта темага багышланган презентация карап киттек, алга таба укучылар, өлкән буын белән бергәләп эзерләгән кызыклы күренеш барыбызның күңеленә хуш килде. Бу өмәне барлык нечкәлекләре белән әзерләү, күрсәтү, билгеле күп көч сорый. Минемчә, Тәския Исәт кызы моны булдырды, сценарийда Муллаш авылында гына була торган төрле сынамышлар, гыйбарәләр ишетелде. Әгәр өлкән буын мондый гореф-гадәтләрне яшьләргә җиткереп, аларны бергә катнаштырып эшли икән – бу авылның киләчәге өметле булачак.

Түгәрәк өстәл артында Муллаш мәктәбе балалар бакчасында тәрбияче ярдәмчесе Римма Нәҗметдинова “Этнокультуралы компонентны балалар бакчасында оештыру” дигән темага чыгыш ясады. Шулай ук Шыкча урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Инна Ахсанова “Башлангыч сыйныфларда укучыларның универсаль уку эшчәнлеген формалаштыру” hәм Индрәй урта мәктәбенең татар теле укытучысы Рүзиля Исмәгыйлова “Яңа федераль стандартларга туры китереп контроль, билге кую hәм укучыларның белем алуларын системалы рәвештә туплау” дигән темага чыгышлар ясадылар. Гүзәлия Муллачанова барлык чараларны анализлап югары бәяләде hәм Муллаш мәктәбе директоры Рәмизә Юсупова җитәкчелегендә иҗади эшләүче коллективка зур рәхмәт белдерде.

Гүзәлия Муллачанова, Төмән районы татар теле hәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмә җитәкчесе

0 Комментариев

Оставить комментарий


This error message is only visible to WordPress admins

Error: No connected account.

Please go to the Instagram Feed settings page to connect an account.

Login

Welcome! Login in to your account

Remember me Lost your password?

Don't have account. Register

Lost Password

Register