Намаз на
06 июня 2020
Тюмень
01:46
Фаджр
03:46
Шурук
12:37
Зухр
18:26
Аср
21:28
Магриб
22:58
Иша

«Минем авылым»

1PZEnrzMT6Y

«Минем авылым»

иҗади һәм эзләнү-тикшеренү эшләре конкурсының

нигезләмәсе

  1. Гомуми нигезләмә
    • Бөтендөнья татар конгрессы Бөтенроссия татар авыллары иҗтимагый оешмасы белән берлектә «Минем авылым» иҗади һәм эзләнү-тикшеренү эшләре конкурсын уздыра.
    • Конкурс Татарстан Республикасы, Россия Федерациясенең татар милли-мәдәни оешмалары, якын һәм ерак чит илләрдәге татар милли-мәдәни үзәкләре һәм иҗтимагый оешмалары әгъзалары, укучылар һәм студентлар өчен ачык массакүләм чара булып тора.
  1. Конкурсның максаты һәм бурычлары
    • Конкурсны уздыруның төп максатлары:
  • туган як тарихын өйрәнүгә кызыксыну уяту;
  • киң җәмәгатьчелек игътибарын татар авылларын борчыган проблемаларга юнәлтү;
  • татар авылларын берләштергән бердәм мәгълүмат базасын булдыру;
  • үсеп килүче буында ватанпәрвәрлек, милли үзаң, кече ватаның белән горурлану кебек хисләр тәрбияләү.
  1. Конкурсны оештыру шартлары һәм тәртибе
    • Конкурс 2017 елның 20 гыйнварыннан 30 ноябренә кадәр уздырыла.
    • Бәйгене оештыру, әзерләү һәм уздыру өчен Оештыру комитеты төзелә. Аның исемлеге оештыручы оешма җитәкчеләре тарафыннан раслана. Оештыру комитеты гаризалар кабул итә, конкурсантлар белән әзерлек эшләре алып бара, жюри исемлеген төзи һәм рәисен раслый.
    • Конкурста Россия Федерациясенең төрле төбәкләрендә, якын һәм ерак чит илләрдә яшәүче һәркем катнаша ала. Яшь буенча чикләүләр каралмаган.
    • Конкурста катнашучы гариза-анкетаның тутырылган формасын, шулай ук шәхси мәгълүматны эшкәртергә ризалык һәм иҗади эшен 2017 елның 20 гыйнварыннан 30 октябренә кадәр оештыру комитетына җибәрергә тиеш.
    • 2017 елның 1-25 ноябрь көннәре аралыгында конкурс эшләрен Жюри әгъзалары тикшерә.
    • Конкурсның нәтиҗәләре 2017 елның 30 ноябрендә игълан ителәчәк.
  1. Конкурс эшләрен тапшыру тәртибе
    • Конкурска эшләр электрон форматта түбәндәге юнәлешләр буенча кабул ителә:
  • Туган авылымның тарихы.
  • Авылым урамнары.
  • Күренекле якташларым.
  • Авылым чишмәләре.
  • Әйт, авылым… (авылны борчыган проблемалар).
  • Авыл турында җырлар , шигырьләр.
    • Конкурска татар яки рус телендә язылган эшләр кабул ителә.
    • Эшләргә түбәндәге техник таләпләр куела: Times New Roman шрифты, 14 кегль, юл арасы 1,5 интервал. Эш күләме – 10 биттән артмаска тиеш. Конкурска җибәрелгән эшләр рецензияләнми һәм кире кайтарылмый.
    • Барлык эшләр дә Нигезләмәдә күрсәтелгән электрон адреска җибәрелергә тиеш. Нигезләмә шартларына туры килмәгән һәм башка адресларга җибәрелгән эшләр тикшерелми һәм бәйгедә катнашмый
  1. Конкурска килгән материалларны бәяләү критерийлары
    • Конкурска килгән эшләр юнәлешләргә һәм 3 төрле яшь категорияләренә бүленеп бәяләнәчәк: мәктәп балалары (10-17 яшь), студентлар (18-25 яшь), өлкәннәр.
    • Барлык эшләр 0-10 бал югарылыгында бәяләнә.
    • Конкурс эшләре түбәндәге таләпләргә җавап бирергә тиеш:
  • материалның эчтәлеге сайланылган юнәлешкә туры килүе;
  • материалның мәгълүмати яктан эчтәлекле һәм сыйфатлы булуы ;
  • эзләнәнү-тикшеренү ягыннан якын килү, архив материалларыннан файдалану;
  • язма материалларның әдәби тел нормаларына һәм куелган техник таләпләргә җавап бирүе;
  • автор тарафыннан куелган проблемаларның актуальлеге һәм мөһимлеге.
  1. Конкурска нәтиҗәләр ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү

6.1. Җиңүчеләрне бүләкләү Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе тарафыннан расланган жюри карары нигезендә башкарыла (Кушымта 2).

6.3. Номинантлар гомуми җыелган баллар күләме буенча, һәр юнәлештә һәм һәр яшь категорияләрендә билгеләнәчәк.

6.4. Конкурста җиңүчеләргә дипломнар, грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак.

6.5. Нәтиҗәләр һәм иң кызыклы эшләр татар-авылы.рф һәм www.tatar-congress.org сайтларында басылып чыгачак.

 

  1. Элемтә

7.1. Катнашучыларның эшләре һәм үзләре турында мәгълүмат (Кушымта 1) электрон вариантта info@tataravyly.ru адресына кабул  ителә.

7.2. Бәйләнеш өчен телефоннар: 8-927-303-35-49 (Индира Латыйпова)

Анкета

Согласие на обработку персональных данных

0 Комментариев

Оставить комментарий


This error message is only visible to WordPress admins

Error: No connected account.

Please go to the Instagram Feed settings page to connect an account.

Login

Welcome! Login in to your account

Remember me Lost your password?

Don't have account. Register

Lost Password

Register