Намаз на
06 июня 2020
Тюмень
01:46
Фаджр
03:46
Шурук
12:37
Зухр
18:26
Аср
21:28
Магриб
22:58
Иша

Татар атларына атланып, Болгардан Мәккәгә дә барачакбыз – Ринат Насыйров

7933

Татар атларын, үзебезнең татарлыгыбызны күрсәтергә кирәк, ди Төмән өлкәсе татар Конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Насыйров.

Арча районы Яңа Кырлай авылында “Ат көне” уңаеннан уздырылган “БДБ илләре халыкара кубогы”на чабышлар быел халыкара дәрәҗә алды. Катнашучылар арасында чит ил вәкилләрен әлегә күрмәсәк тә, Россия төбәкләреннән килүчеләр шактый иде. Иске татар токымлы ат өстендәге җайдаклар арасында Төмән өлкәсе татар Конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Насыйровны да күрдек.

“Татарларның гореф-гадәтләре искиткеч дәрәҗәдә яхшы сакланган Арча якларына салкын Себер сәламнәрен алып киләсе иттек әле”, – дип сәламләде ул катнашучыларны. Соңрак “Татар-информ” хәбәрчесенә иске татар токымлы атларны дөнья күләмендә таныту максатыннан ниятләгән эшләре турында да сөйләде.

Новый Кырлай «Международный кубок стран СНГ» в рамках празднования «Дня коня».

“Татарстанга әлеге ат чабышлары безнең тәкъдим белән кереп китте, җитәкчелек моны бик аңлап кабул итте. Дүртенче ел уздырабыз һәм ярышлар елдан-ел яхшыра гына бара. Моны күреп күңел сөенә. Чөнки ат татар халкы белән һәрчак янәшә булган һәм моның дәвамлы булуын да күрәсе килә”, – диде Ринат Насыйров.

Аның сүзләренчә, атка игътибар итеп, ат чабышлары аша без татарлыкны, гореф-гадәтләрне кире кайтара алачакбыз. Атчылыкны киң җәелдереп, көрәшебез аша батырлар үстереп, күтәрелә башларга вакыт, ди Төмән вәкиле.

“Иске татар токымлы атларны таныту буенча максатларыбыз зурдан. Киләсе елга, Алла боерса, шул атларга атланып Казаннан Изге Болгар җыенына барырга ниятлибез. Ә тагын да зуррак максат – Болгардан Мәккәгә кадәр атларда бару. Татар атларын, үзебезнең татарлыгыбызны күрсәтү өчен Төмәннән Болгарга кадәр дә атларда килергә исәпләп торабыз”, – диде “Татар-информ”га Ринат Насыйров.

Исегезгә төшерәбез, иске татар токымлы атлар чабышында Башкортстан чабышкысы җиңү яулады.

0 Комментариев

Оставить комментарий


This error message is only visible to WordPress admins

Error: No connected account.

Please go to the Instagram Feed settings page to connect an account.

Login

Welcome! Login in to your account

Remember me Lost your password?

Don't have account. Register

Lost Password

Register