Намаз на
06 июня 2020
Тюмень
01:46
Фаджр
03:46
Шурук
12:37
Зухр
18:26
Аср
21:28
Магриб
22:58
Иша

Татарстанның Актаныш районында атаклы Гәрәйләр нәселе вәкилләренә истәлек такталары ачыла

Род Мутиных

Татарстанның Актаныш Такталачык авылында 14 июль көнне авылга нигез салган Гәрәйләр нәселеннән булган Мутиннар данын мәңгеләштерү чарасы узачак. Бер көндә дүрт истәлек тактасы ачыла, шуның 3 се татар, башкорт, Русия тарихында эз калдырган шәхесләргә багышлана: 18-нче гасырда Гәрәй волосте старшинасы булып торган Тимер Мутин, инкыйлабтан соң Башктортстан АССР төзүдә Зәки Вәлидиләр белән бергә актив эш алып барган җәмәгать эшлеклесе Илдархан Мутин, һәм күренекле трагик актер, ТАССРның атказанган артисты Мөхтәр Мутин. Моннан кала, Такталачыкта туган, яшәгән, татар халкының яраткан шагыйре булган Гамил Афзал истәлегенә дә такта урнаштырылачак.

Авылның атаклы шәхесләре истәлеген хөрмәтләү чаралары “Минем шаҗәрәм” дип аталган авыл бәйрәме кысаларында уза. Тантаналы чараларда Мутиннар нәселенең дәвамчылары, Гамил Афзалның хәләл җефете, кызлары, шушы авылдан чыккан кешеләр хөрмәтле кунаклар булып катнашачак. Бәйрәмгә шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы һәм “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы вәкилләре дә киләчәк.

Такталачык авылының бер урамы һәм авыл мәктәбендә урнашкан музей Мөхтәр Мутин исемен йөртәләр. Мөхтәр Мутин исеме бирелгән урамда Мутиннарның нәсел утары да саланып калган. Бу урында фарси телендә язулы кабер ташлары да табыла. Таш язуларын укырга Уфа галимнәре ярдәм итә. Тугандаш Башкортостаннан Такталачыкка бу чараны уздырырга тарих фәннәре кандидаты Салават Хәмидуллин, Башкортостан Дәүләт Университеты журналистика кафедрасы ассистенты, филология фәннәре кандидаты Искәндәр Сәетбатталов, Башкорстан фәннәр академиясенең Стратегик тикшеренүләр институты фәнни хезмәткәре, философия фәннәре кандидаты Рафил Асылхуҗин һәм башка белгечләр киләчәк. Авылда куелачак истәлек такталары Башкорстан галимнәре тарафыннан эшләтелеп, авылга бүләк ителә. Моннан тыш, галимнәр Алтын Урда чорларыннан ук килгән атаклы Гәрәйләр нәселе турындагы “Гәрәй” дип аталган китапны да тәкъдим итәчәкләр.

Бәйрәм кысаларында “Иң яхшы шаҗәрә” һәм “Иң яхшы тирмә” дип аталган бәйгеләр дә уза. Башкортстан кунаклары бәйрәмгә үз милли тирмәләрен алып киләчәк. Такталачык осталары исә үзләре бизәгән тирмәне күрсәтәчәк.

Чаралар 14 июль көнне уза. Рәсми өлеше иртәнге 8.15 тә башлана, “Минем шаҗәрәм” бәйрәме 10.00 дә ачыла.

Элемтә өчен телефоннар: 8 (927) 04 66 942 Диләрия ханым Гайсина

«ВКонтакте» челтәрендә адресы: https://vk.com/id141583399

YouTube хостингында Мутиннар нәселе турында фильм https://www.youtube.com/watch?v=NcdkUFpKecM

0 Комментариев

Оставить комментарий


This error message is only visible to WordPress admins

Error: No connected account.

Please go to the Instagram Feed settings page to connect an account.

Login

Welcome! Login in to your account

Remember me Lost your password?

Don't have account. Register

Lost Password

Register