2016 елның 13 октябреннән 23 октябрьгә кадәр “Россия почтасы”ның Татарстан бүлеге Бөтенроссия матбугатка язылу декадасы игълан итте. Бу көннәрдә «Мәгариф», «Мәгариф. Татар теле», «Гаилә һәм мәктәп» журналларына 10% ташлама белән язылу мөмкинлеге бирелә.
Тотрыксыз икътисадый вәзгыять аркасында әлеге бәяләр киләчәктә артырга мөмкин, шуңа күрә бу форсатны кулдан ычкындырмаска, яраткан журналларыгызга 23 октябрьгә кадәр очсыз бәядән язылырга тәкъдим итәбез. Иң отышлысы — «Мәгариф»+»Гаилә һәм мәктәп» комплектына уртак 16027 индексы белән язылу, экономия 112 сумны тәшкил итәчәк!
0 Комментариев