Кадерле дуслар!
Төмән өлкәсе татарлар конгрессының рәсми сайтына рәхим итегез!
Изге Коръәнебездә шундый сүзләр бар: “Тәкъвалыкта берләшә күрегез һәм, игелек итүдә, яман эш кылулардан сакланыгыз”. Без дә, ата-бабаларыбыздан күчкән мирасны киләсе буыннарга тапшырыр өчен, берләштек.
Татар халкының күп гасырлык тарихы бай. Бабаларыбыз безнең өчен зур игелек рәвешендә гореф-гадәтләр һәм бай рухи мирас тудырган. Татар халкының мәдәни байлыгын саклап калу гына түгел, үстерү һәм баету да бик мөһим: әдәбиятне туган телебездә күәтләндерү, сәнгатне, фольклорны, спортны үстерү, мәчетләр төзү.Шул хакта, без дә сезне татар халкының һәм күпмилләтле Россиянең киләчәгендә өлеш кертергә чакырабыз!