Намаз на
06 июня 2020
Тюмень
01:46
Фаджр
03:46
Шурук
12:37
Зухр
18:26
Аср
21:28
Магриб
22:58
Иша

«Бәхетле балачак»

emeqRx6BC6A

26 февраль Сургут шәһәре «Төзүчеләр» мәдәният сараенда «Бәхетле балачак» дип аталган концерт булып узды. Бу чарада Сургут шәһәре иҗтимагый татар милли -мәдәни мөхтәрияты каршында эшләп килә торган «Сандугач» җыр-бию ансамбленә йөрүче нәни йолдызлар катнашты. Матур җырлар, дәртле биюләр, нәфис сүз, гармун моңнары белән үрелеп барган концерт сизелмидә үтеп китте. Безнең балалар Себер төбәгендә туган якларын сагынып яшәүче,үз теленә, үз милләтенә, үз гореф — гадәтләренә битараф булмаган татар халкына ике сәгатькә якын күңелле тамаша күрсәтте. Тамашачыны биетте, җырлатты, елатты…

Аллага шөкер ансамбльгә йөрүче балаларның саны елдан-ел арта, концерт программалары бик еш уздырылып торуга карамастан үзгәртелеп,яңартылып тора, яңа костюмнар тектерелә. Ә бу үз чиратында зур чыгымнар таләп итә. Мондый мәдәни чараларга бик күп көч куела, бик зур җаваплылык сорый. Концертны оештыруда зур көчен куйган «Сандугач» җыр-бию ансамбле җитәкчесе Зиганшина Нурия Әхәт кызына, биюләрне сәхнәгә куючы, нәни йолдызларга тормышларында үз юлларын табарга маяк күрсәтүче Нагорина Динара Рафил кызына, шулай ук җыр -моң сөюче балаларыбызның әти -әниләренең барчасына, Сургут шәһәре иҗтимагый татар милли — мәдәни оешмасы җитәкчесе Ульбеков Рафаэль А.,Садыков Риф Р., олыларны хөрмәт итеп, аларга күңелле ял программасына билет бүләк итүче иганәчеләргә(спонсорларга)(исемнәрен күрсәтмичә үтәм,үз изгелекләре үзләренә әйләнеп кайтсын),безнең нәни Сандугачларны хөрмәт итеп килгән Сургут шәһәре тамашачысына оешма исеменнән чиксез зур рәхмәт әйтәсе килә.

Ә инде сүземне йомгаклап, Сургут шәһәре иҗтимагый татар милли — мәдәни оешмасы мондый милли чараларны,татар концертларын бик еш оештырып, җырчыларны барлап, барысын бергә туплап, тамашачы җыеп, берләштереп Себер җирендә татар халкы үсешенә, татар мәдәниятын, татар сәнгатен саклап калуга, аның үсешенә зур өлешен кертә дип уйлыйм. Киләчәктә дә шулай бергә булыйк, бердәм булыйк! (Г.Фәтхулова)

Татарлар — СУРГУТ
https://vk.com/tatar_surguttat

0 Комментариев

Оставить комментарий


This error message is only visible to WordPress admins

Error: No connected account.

Please go to the Instagram Feed settings page to connect an account.

Login

Welcome! Login in to your account

Remember me Lost your password?

Don't have account. Register

Lost Password

Register