Намаз на
06 июня 2020
Тюмень
01:46
Фаджр
03:46
Шурук
12:37
Зухр
18:26
Аср
21:28
Магриб
22:58
Иша

КОРБАН ГАЕТЕ МӨБАРӘК БУЛСЫН!

OLYMPUS DIGITAL CAMERA

Әгузү билләһи минәш-шәйтанир-раҗим. Бисмиллаһир-рахманир-рахим.

“Укыган намазларым, бугазлаган корбаннарым, тере булуым һәм үлүем һич тиңдәше булмаган, бөтен галәмнәрне тәрбия кылучы Аллаһ ризалыгы өчен.

Мин Аңарга бернәрсәне дә тиңдәш кылмаска, фәкать Аның гына колы булырга боерылдым һәм мин мөселманнарның беренчесе дип әйт”.

(Әнъгам, 162-163).

“… Хәзрәте Ибраһим (с.г.) маңгай тирен сөртеп, улы Исмәгыйльне кисмәгән пычакка аптырап карап торганда, кинәт кенә күктә: “Аллаһу акбар, Аллаһу акбар”, сүзләре яңгырап ала. Башын күтәреп караса, симез бер сарык тәкәсен тоткан Җәбраилнең аңа таба иңүен күрә…

ХӨРМӘТЛЕ, ЯКТАШЛАР, СЕБЕРЛЕЛӘР!

Корбан чалу безгә Ибраһим галәйһиссәламнән мирас булып калган. Әлхәмдүлилләһи Раббил галәмин, Гайдел-Корбан көнне җәмәгать белән гает намазын уку, аннан корбан чалып, изге ваҗиб гамәлләребезне үтәсәк, ә инде корбан ашларыбызга мохтаҗлыкта булган дин кардәшләребезне, гарипләрне, ата-аналарыбызны, туганнарыбызны чакырсак, бу эш туганлыкны, мөселманлыкны ныгытыр, мәҗлесләрдә укылган догалар, анда әйтелгән рәхмәтләр хөрмәтенә тирә-ягыбыз иман нуры белән яктырыр.

Өлкәбез мөселманнары ошбу Бөек бәйрәмне үзенә бер төрле зур уңышлар белән каршы алдылар.

Түбән Тәүде районы, Саз авылында мәчет ачылу тантанасының 20 еллыгын бик зурлап үткәрделәр. Бәйрәмгә хәтле Төмән районы, Индрәй авылында бер ел чамасы вакытында яңа зур таш мәчет калкып чыкты. Тубыл районы, Зверосовхоз поселогы, Пушнаш, Юршак авылларында яңа мәчетләр барлыкка килде. Болар барысы Бөек бәйрәмгә зур бүләк дип аңларга була.

Аллага шөкер, өлкәбезнең төрле авылларында мөбарәк гает намазыннан соң корбан чалулар соңгы елларда иң изге вә иң күркәм эшләрнең берсенә әверелде.

Аллаһы Тәгалә барчабызга да саулык-сәламәтлек, тормышыбызда хәер-бәрәкәт бирсен, кылган гамәлләребез Аның ризалыгына, милләтебез һәм Ватаныбыз файдасы, якты киләчәге өчен булсын. Бабаларыбыз, әбиләребез иң авыр вакытта да, яшереп булса да, гыйбадәтләрен кылдылар, качып булса да намазларын укыдылар, тырыштылар. Ә хәзер илебездә мөмкинчелек җитәрлек, киртә юк, шуның кадерен белеп яшик. Бабаларыбызның тәҗрибәсен туплап, файдаланып, Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен, халкыбыз өчен хезмәт итәргә насыйп әйләсен. Раббыбыз ике корбан бәйрәме арасында дөньядан үткән кардәшләребезнең рухларын шат кылып, кылган гөнаһларын гафу әйләсә иде. Аллаһы ризалыгын өмет итеп, тапшырылган изге эшләр кабуллардан булсын. Үзебезнең Себердәге, Төмән өлкәсендә халкыбыз, милләттәшләр, бигрәк тә яшьләр, Ислам нуры белән сафланып, дәртләнеп башка милләтләр, дин әһелләре арасында сокланырлык үрнәк булып, югары, иманлы дәрәҗәдә яшәргә насыйп итсен дигән теләктә калабыз.

Фатыйх хәзрәт ГАРИФУЛЛИН,

Россиянең Азия бүлеге дини идарәсе (ДУМ АЧР) баш мөфтиенең хокуклы вәкиле.

0 Комментариев

Оставить комментарий


This error message is only visible to WordPress admins

Error: No connected account.

Please go to the Instagram Feed settings page to connect an account.

Login

Welcome! Login in to your account

Remember me Lost your password?

Don't have account. Register

Lost Password

Register