Намаз на
06 июня 2020
Тюмень
01:46
Фаджр
03:46
Шурук
12:37
Зухр
18:26
Аср
21:28
Магриб
22:58
Иша

Булачак журналистлар — бәйгегә!

tatzhornos

Яшь журналистларның “Каурый каләм” II Бөтенроссия конкурсы 2017 елның 1 декабреннән старт ала. Ул мәктәп-гимназияләрнең югары сыйныфларында, шулай ук һөнәри урта белем бирү учреждениеләрендә белем алучы татар яшьләре арасыннан журналистикага тартылучыларны барлау максатында уздырыла. Казан федераль университеты, Татарстан Журналистлар берлеге, “Ватаным Татарстан”, “Ирек мәйданы” һәм КФУның “Дарелфөнүн” газеталары, Матбугат.ру порталы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы тарафыннан игълан ителгән әлеге бәйге интернет-конкурс рәвешендә узачак. Анда катнашырга теләүчеләр “Журналистика” яки “Публицистика” номинациясе буенча үзләре язган иҗади эшләрне kaurikalam@mail.ru электрон адресына юллыйлар. Мәртәбәле жюри аларга үз бәясен бирә, иң уңышлыларын сайлап алып матбугатка тәкъдим итә, Конкурс 2018 елның 30 апреленә кадәр дәвам итә. Аның нәтиҗәләре 19 майда – Татарстан матбугаты көнендә игълан ителәчәк. Конкурсның җиңүчеләре Казан федераль университетының Журналистика һәм медакоммуникация югары мәктәбенә өстенлекле шартларда укырга керә алачак. Аларга шулай ук яшь журналистлар өчен уздырыла торган “Алтын каләм” республика фестиваленең йомгаклау турында катнашу хокукы бирелә. Конкурс турында тулырак мәгълүматны түбәндәге сылтама аша белергә мөмкин: https://kpfu.ru/media-sociology/struktura/otdeleniezhurnalistiki/kafedra-tatarskoj-zhurnalistiki.

0 Комментариев

Оставить комментарий


This error message is only visible to WordPress admins

Error: No connected account.

Please go to the Instagram Feed settings page to connect an account.

Login

Welcome! Login in to your account

Remember me Lost your password?

Don't have account. Register

Lost Password

Register