Намаз на
06 июня 2020
Тюмень
01:46
Фаджр
03:46
Шурук
12:37
Зухр
18:26
Аср
21:28
Магриб
22:58
Иша

С ДНЕМ ПОБЕДЫ!

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе
Васил Габделгаяз улы Шәйхразиевның
Җиңү көне белән котлавы

Хөрмәтле ветераннар, кадерле фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре!

Сезне барыгызны да Бөек Җиңүнең 74 еллыгы белән ихластан тәбрик итәм. Бөек Ватан сугышы – кешелек тарихындагы иң дәһшәтле сугышларның берсе. 1941 елда илебез иминлеге өчен барлык милләтләр дә, бер йодрык булып, дошманга каршы күтәрелделәр. Туган авылларын, үз гаиләләрен, кадерле нигезләрен илбасарлардан таптатмас өчен, татар милләтенең кыз-уллары да үз-үзләрен аямыйча сугыштылар, җиңүне якынайтуга зур өлеш керттеләр.
9 май бәйрәмендә күзләребезгә бер үк вакытта шатлык һәм кайгы яшьләре тула. Миллионлаган ватандашыбыз шушы җиңү өчен үзләрен корбан иттеләр. Без аларның якты рухын һәрвакыт кадерләп торырга бурычлы. Вакыт җилләре беркемне дә кызганмый, сугыш һәм тыл ветераннарының сафлары елдан-ел сирәгәя.
Хөрмәтле ветераннар! Йөрәкләребездә сезгә булган эчкерсез рәхмәт сүзләре беркайчан да бетмәячәк. Ватаныбызны бөртекләп аякка бастырган кешеләрнең батырлыгы алдында без һәрвакыт баш иябез.
Сезгә чын күңелдән саулык-сәламәтлек, озын бәхетле тормыш телибез. Көннәребез имин, дөньяларыбыз тыныч булсын, сугыш афәтләре ишек какмасын. Каһарманнар даны мәңгелек!

Ихтирам белән,
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессы
Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразиев

0 Комментариев

Оставить комментарий


This error message is only visible to WordPress admins

Error: No connected account.

Please go to the Instagram Feed settings page to connect an account.

Login

Welcome! Login in to your account

Remember me Lost your password?

Don't have account. Register

Lost Password

Register