Бисмилләһир-рахмәнир-рахим.
Әлхәмдүлилләһи раббиль-гъаләмин!
Хак Сөбханә вә Тәгалә шушы көннәребездә укыган догаларыбызны, гает намазыбызны, изге теләкләр илә биргән фитыр сәдакаларыбызны кабуллардан кылса иде.
Бәндәчелек илә кылган гөнаһларыбыз да бар. Ләкин сөекле Пәйгамбәребез безгә зур сөенеч бирә: «Биш вакыт намаз арасында, җомга илә җомга арасында, рамазан илә рамазан арасында бәндәм олы гөнаһлардан тыелып торган булса, аның кечкенә гөнаһларын исә Аллаһы Тәгалә юк итәр», — дип шатландыра.
Әлхәмдүлилләһи, бүген Гает бәйрәме көне, әйе, ул үзе дә «бәйрәм» дигән сүз. Бу бәйрәм — Аллаһы Тәгалә каршында булган зур бурычны үтәп, төннәрен тәравих намазлары укып шәрәфләнгән бәндәләр өчен бигрәк тә шатлыклы зур бәйрәм. Чөнки алар, Аллаһының әмеренә буйсынып, үз нәфесләрен ашау-эчүдән вә бөтен яман эшләрдән тыеп тордылар. Дөньяда булган һәр эшләребез өчен җавап бирәчәкбез дип, ураза тотып, гыйбадәтләр кылдылар. Шулай итеп, Аллаһы Тәгаләгә тагы да якынайдылар.
Пәйгамбәребез Үзенең хәдисендә: «Бер бәндә чын ихлас илә Аллаһының ризалыгын өмет итеп ураза тотса, уразасы Аллаһы хозурында кабул булса, анадан яңа туган кеби булыр», — диде.
Аллаһы Тәгалә бу айда безгә сабырлык, мәрхәмәт, шәфкать биргән кебек, башка айларда да шул сыйфатларыбыз дәвам итсә иде. Рамазан аенда Коръән укыдык, үзебез укый алмасак, башкалардан укыттык. Тәравих намазларында җәмәгать илә бергә булып, Коръән, зикер-тәсбих тавышларын тыңлап, күңелләребез нечкәрде, инде шушы күңел нечкәрүебез башка айларда да булса иде. Аллаһы кушканны эшләсәк, тыйганнардан тыелсак, шатлык килгән вакытта шуңа шөкрана кылсак, авырлык, хәсрәт килгән вакытта шулай ук сабыр итсәк, мөэминнәр өчен һәрбер көн бәйрәм була, һәрбер көн гает була.
Хөрмәтле мөселман кардәшләребез, Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә илләребезгә, көннәребезгә иминлекләр бирсен. Тоткан уразаларыбызны Аллаһы кабул кылып, дөнья вә ахирәт дәүләтен насыйп кылса иде. Гает бәйрәме һәркайсыбызга мөбарәк булсын, киләчәкләрен дә шатлык, тынычлык, мул нигъмәтләр илә күрергә насыйп булсын. Амин. Вәссәламүгаләйкүм үә рахмәтуллаһи үә бәракәтүһ!
ГАЙДЕЛ-ФИТЫР КӨНЕ — УРАЗА БӘЙРӘМЕ (рамазан ае тәмамлангач билгеләп үтелә торган бәйрәм. Бу көннәрдә мөселманнар, мәчеткә җыелып, гает намазын укыйлар, фәкыйрьләргә, ятимнәргә һәм гарипләргә фитыр сәдакасы бирәләр. Мәчеткә гает намазын укырга бару алдыннан һәр мөэмин- мөселман чистарынып, пакьләнеп госел коена һәм, чиста, бәйрәм киемнәре киеп, мәчеткә юнәлә. Анда мәҗбүри укыла торган җәмәгать намазы укыйлар).
0 Комментариев