Намаз на
06 июня 2020
Тюмень
01:46
Фаджр
03:46
Шурук
12:37
Зухр
18:26
Аср
21:28
Магриб
22:58
Иша

Ураза бәйрәме уңаеннан котлау

maxresdefault (3)

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим.

Әлхәмдүлилләһи раббиль-гъаләмин!

Хак Сөбханә вә Тәгалә шушы көннәребездә укыган догалары­бызны, гает намазыбызны, изге теләкләр илә биргән фитыр сәда­каларыбызны кабуллардан кылса иде.

Бәндәчелек илә кылган гөнаһларыбыз да бар. Ләкин сөекле Пәйгамбәребез безгә зур сөенеч бирә: «Биш вакыт намаз арасын­да, җомга илә җомга арасында, рамазан илә рамазан арасында бәндәм олы гөнаһлардан тыелып торган булса, аның кечкенә гө­наһларын исә Аллаһы Тәгалә юк итәр», — дип шатландыра.

Әлхәмдүлилләһи, бүген Гает бәйрәме көне, әйе, ул үзе дә «бәй­рәм» дигән сүз. Бу бәйрәм — Аллаһы Тәгалә каршында булган зур бурычны үтәп, төннәрен тәравих намазлары укып шәрәфләнгән бәндәләр өчен бигрәк тә шатлыклы зур бәйрәм. Чөнки алар, Аллаһының әмеренә буйсынып, үз нәфесләрен ашау-эчүдән вә бөтен яман эшләрдән тыеп тордылар. Дөньяда булган һәр эшләребез өчен җавап бирәчәкбез дип, ураза тотып, гыйбадәтләр кылдылар. Шулай итеп, Аллаһы Тәгаләгә тагы да якынайдылар.

Пәйгамбәребез Үзенең хәдисендә: «Бер бәндә чын ихлас илә Аллаһының ризалыгын өмет итеп ураза тотса, уразасы Аллаһы хозурында кабул булса, анадан яңа туган кеби булыр», — диде.

Аллаһы Тәгалә бу айда безгә сабырлык, мәрхәмәт, шәфкать бир­гән кебек, башка айларда да шул сыйфатларыбыз дәвам итсә иде. Рамазан аенда Коръән укыдык, үзебез укый алмасак, башкалар­дан укыттык. Тәравих намазларында җәмәгать илә бергә булып, Коръән, зикер-тәсбих тавышларын тыңлап, күңелләребез неч­кәрде, инде шушы күңел нечкәрүебез башка айларда да булса иде. Аллаһы кушканны эшләсәк, тыйганнардан тыелсак, шатлык кил­гән вакытта шуңа шөкрана кылсак, авырлык, хәсрәт килгән ва­кытта шулай ук сабыр итсәк, мөэминнәр өчен һәрбер көн бәйрәм була, һәрбер көн гает була.

Хөрмәтле мөселман кардәшләребез, Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә илләребезгә, көннәребезгә иминлекләр бирсен. Тоткан уразала­рыбызны Аллаһы кабул кылып, дөнья вә ахирәт дәүләтен насыйп кылса иде. Гает бәйрәме һәркайсыбызга мөбарәк булсын, килә­чәкләрен дә шатлык, тынычлык, мул нигъмәтләр илә күрергә на­сыйп булсын. Амин. Вәссәламүгаләйкүм үә рахмәтуллаһи үә бәракәтүһ!

ГАЙДЕЛ-ФИТЫР КӨНЕ — УРАЗА БӘЙРӘМЕ (рамазан ае тәмамлангач билгеләп үтелә торган бәйрәм. Бу көннәрдә мөселманнар, мәчеткә җыелып, гает намазын укыйлар, фәкыйрьләргә, ятимнәргә һәм гарипләргә фитыр сәдакасы бирәләр. Мәчеткә гает намазын укырга бару алдыннан һәр мөэмин- мөселман чистарынып, пакьләнеп госел коена һәм, чиста, бәйрәм киемнәре киеп, мәчеткә юнәлә. Анда мәҗбүри укыла торган җәмәгать намазы укыйлар).

0 Комментариев

Оставить комментарий


This error message is only visible to WordPress admins

Error: No connected account.

Please go to the Instagram Feed settings page to connect an account.

Login

Welcome! Login in to your account

Remember me Lost your password?

Don't have account. Register

Lost Password

Register