Намаз на
06 июня 2020
Тюмень
01:46
Фаджр
03:46
Шурук
12:37
Зухр
18:26
Аср
21:28
Магриб
22:58
Иша

“Дусларга сукмак”

Untitled-1Гаҗәеп бер нәрсә ул, кеше тавышы, аеруча приемниктаң чыга торган тавыш. Аңа өйрәнеп каласың, вакытлыча ансыз сагынасың.

 

Киләсе февраль аенда Төмән өлкә радио татар телендә чыга торган “Дусларга сукмак” тапшыруның 25-еллык юбилеен бәйрәм итә. 1989 елда «Дусларга сукмак» СССРда беренче татар телендә чыга торган радиотапшыру була. Безне Северный ледовитый океаннан алып, Казахстан далаларына кадәр тыңлыйлар. Күп дәүләт телерадиокомпаниялар “Регион-Тюменнең” тәҗрибәсен үзендә кулланырга тырышалар. Ләкин аларда ул бездәге кебек тере булып чыкмый.

Бөтенесе 25 ел эчендә “Дусларга сукмак” та алты алып баручы эшли. Беренчесе себер халкының мәхәббәтен тиздән яулап алган Наиль Алан Хисамиев була. Соң Гөлшат Тучикова (Касимова), Нурия Беломоина, Эльза Латфуллина (Мирасова), Рәүфә Кангазина һәм Диана Халилова булалар.

 

 

Беренче “татар карлыгачы” булып 26 ел элек “Очрашулар” телетапшыруы була, бер елдан соң татар сүзе өлкә Радио России дулкыннарыда ишетелә. 90-елларда “перестройка” чоры башлана. Халыкта яңа фикерләр туа, шуңа күрә татар матбугатта барлыкка килә ди, “Очрашулар”ның алып баручысы Гөлсинә Ниязова: “Без бер-беребезне карый идек тә, тыңлый идек тә, чөнки безнең геройларыбыз еш кына бер кешеләр иде. Тыңлау яхшы булса, күрү аннан да яхшырак, шулай бит? Менә Наиль табып килә, мин аны тыңлап, кызык бит. Камераны алып китәбез шул ук кешегә тагын аның турында сөйләргә. “Яңарыш” белән шулай ук күп эшләдек. Без, өлкәнең бары татар журналистлары белән бик тыгыз элемтәдә эшләдек. Без конкурентлар булмадык. Без дуслар, замандашлар булдык. Бүген дә шулай”. Берсе генә бүген борчый, дәвам итте Гөлсинә Мавлютовна, татар тапшырулар акча юклыклан ябылалар: “Менә шул проблемалардан берәй ничек чишелеп, яңадан-яңа кешеләр, яңадан-яңа журналистлар килеп эшләсеннәр иде. Чөнки яшьләр килмәсә, бу эшне картлар гына эшләсә алга бару булмый. Яшьләр тормышны алга сөрергә тиеш».

Беренче вакытларда тапшыру айга бер тапкыр чыгып тора. Эфирга 50 минут бирелә. Соңрак “Дусларга” атнага ике сәгать чыгып тора. Аны татарлар гына түгел, ә безнең янда яши торган күрше халыкларда тыңлый. Ярты вакытларда безгә рус тыңлаучылар шалтыраталар иде, сөйли Наил Алан: “Бераз булсада рус теленә тәрҗемә итәргә ярамыймы дип. Беренче командировка безнең Тубыл шәһәренә булган иде. Без анда Гөлшат Туйчикова, һәм Джазиля Массагутова белән киттек. Исемә төшерәм бу елларны, кичә булган кебек тоела. Шуннан соң бераздан Тубылда да Татар үзәгенең хезмәткәрләренең — Сафиулла Ильясов һәм Римма Умитбаева тырышлыклары белән татар телендә чыга торган “Себер иле” тапшыруы барлыкка килә”.

Икенче алып баручы Казан университетының журналистика факультетының студенткасы Гөлшат Туйчикова була.Тапшыруны алар Наиль Алан белән бергәләп алып баралар. Баштан ук без сөйләшеп куйдык ди, Гөлшат ханым, Наиль – “Исәнмесез”, дип әйтә, ә мин: “Яхшымысыз!” дим. Ул вакытта тапшыруның күләме зур була. Чыга ул атнага ике тапкыр чәршәмбе һәм якшәмбе көнне. Тапшыруны кылган вакытта бик күп кызыклы вакыйгалар булып чыга иде, дәвам итә Гөлшат Касимова: “Горурланам Төмәндәге 28 рус мәктәбендә очрашу үткәрүебезгә. Анда Люция апа Хабибуллина, Хатыйп абый, Булат Сөләйманов килгәннәр иде. Шул кружокка йөри торган бер шәһәр кызы, соң ул Хәнисә апаның ТДУ татар бүлегенә укырга керде. Аның әнисе гел әйтә иде: “Вот, Гульшат Зиннатовна безгә татарский языкка любовь приучила” дип. Шуңа күрә мин горурланам, минем эшләгәнем бушка китмәгән.

25 ел эчендә “Дусларга сукмак” Төмән өлкәсенең бары татар авылларына барып җиткән. 1995 елда безнең тапшыру беренчеләрдән булып сазлар арасында урнашылган авылларының мәсьәләләре турында сөйли башлый. Атна саен редакцияга йөзләгән хат килә иде, сөйли Нурия Беломоина: “Җиңелрәк була иде командировкага барып килергә берәй кайда. Шулкадәрле күп килә иде хатлар. Шул хатларның арасыннан, берсен мин әле дә оныталмый: “Мин сезне тыңлар алдыннан, — тыңлаучы апа яза. — Һәрчакта приемник алдында вазага чәчәкләр утыртып куяп. Сез шулкадәрле миңа нәфис тоенасыз”.

Татар җурналистикасының корифейлары “Дусларга сукмакны” өлкәнең мәгълүмат сферасында уникаль күренеш дип билгелиләр. Берничә тапкыр «Дусларга сукмак» профессиональ ярышларның дипломнарына лаек булган. Олы Уват күл янында яши торган татарларның тормышы турында сөйли торган тапшыруга Ханты-Мансийскида “Көмеш микрофон” конкурста махсус приз биргәннәр. Ә Түбән Тәүде районда урнашылган Кыткуль авылына багышланган тапшыру 2003 елда Бөтенрәсәй күләмендә узган “Сибирский тракт” дигән конкурста катнашып, Гран-при алган. Бу елны “Дусларга” Бөтенрәсәй теле һәм радио тапшыруларның «СМИротворец» фестивалендә лаеклы диплом алган.

Мөхтәррәм якташлар, “Дусларга сукмакның” туган көненә багышлап тапшыруда яңа рубрика ачылды. Ул “сукмакның” туган вакыты, аны барлыкка килдергән кешеләре, алып баручылары, тыңлаучылары турында сөйли. Мәчетләрне бөтендөнья белән төзиләр дип әйтәләр, шуның кебек безнең радиотапшыруныда Төмән өлкәсенең татарлары берләшеп гомуми тырышлыклары белән тудырганнар. Без аларның бөтенесе турында сөйлибез һәр чәршәмбе 11 сәгать 20 минутта Радио России дулкыннарында (71.7) Әгәрдә телисез икән безне юбилей белән туры эфирда котларга, шалтыратыгыз эшкөннәрендә 41 85 63 телефоннан.

Матбугат тормыштагы мәсьәләләрне чишә алмый әлбәттә. Ләкин ул аларны күтәрә ала. Без, булган проблемаларга кешедә кызыксыну тудырырга тырышабыз. Зур булмасын сүзебез: “Без, өлкәнең бары татар журналистлары, якташларыбызны “уятабыз”.

0 Комментариев

Оставить комментарий


This error message is only visible to WordPress admins

Error: No connected account.

Please go to the Instagram Feed settings page to connect an account.

Login

Welcome! Login in to your account

Remember me Lost your password?

Don't have account. Register

Lost Password

Register