Намаз на
06 июня 2020
Тюмень
01:46
Фаджр
03:46
Шурук
12:37
Зухр
18:26
Аср
21:28
Магриб
22:58
Иша

Төмән өлкәсе халык ансамбле җитәкчесе балаларның туган телне белмәвен ата-анадан күрә

8097 (1)

Төмән өлкәсе Ялутор шәһәренең “Сандугач” халык ансамбле җитәкчесе Зөһрә Кожевникова балаларга татар телен өйрәтү алымнары белән уртаклашты.

Зөһрә Кожевникова билгеләп узган проблемаларның берсе – балаларның тел белмәве. “Кечкенә җырчы кызчыкларыбыз бар, тик алар белән эшли алмыйм, чөнки алар рус телендә җырлый. Алар белән Фәрит Корманов (Төмән өлкәсе “Яшь буын” оешмасы җитәкчесе Фәрит Корманов – Т.И. искәрмәсе) җитәкчелек итә. Мин моны проблема дип саныйм, монда ата-аналарын гаепләр идем. Өйдә татарча сөйләшмәсәләр, балалар татар телен каян белсен? Минем омтылуым белән генә татарча җырлап китә алмый бит алар”,  – дип белдерде ансамбль җитәкчесе.

Зөһрә ханым мәчеттә һәм татар үзәгендә ел саен июнь, июль, август айларында татар гаиләләреннән татар балаларын җыеп шөгыльләнүләре турында әйтте. “Мәчетнең имамы дин нигезләрен өйрәтсә, мин гореф-гадәтләрне, уеннарны, җырларны өйрәтәм. Беренче атнада балалар белән рус телендә 100 процент, икенче атнада 75, өченче атнада 50, дүртенче атнада 25 процент сөйләшәм. Аннан соң татар телен бик тә яхшы аңлый башлыйлар”, – дип ул балаларга татар телен өйрәтү серләре белән уртаклашты.

“Кечкенә генә авылларда татарча белем бирүче мәктәпләр ябылды. Ул балаларны якын тирәдәге рус мәктәпләренә йөртәләр. Татар авылларында картнәкәү, картатау дигән сүзләр беткән. “Дедушка, бабка” дип эндәшәләр”, – дип ачынып сөйләде Зөһрә Кожевникова “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә.

Гөлнар Гарифуллина.

https://tatar-inform.tatar/

0 Комментариев

Оставить комментарий


This error message is only visible to WordPress admins

Error: No connected account.

Please go to the Instagram Feed settings page to connect an account.

Login

Welcome! Login in to your account

Remember me Lost your password?

Don't have account. Register

Lost Password

Register