Үзебезнең Төмән өлкәсе делегатлары белән берлектә, Казандагы 8 Бөтенрусия дин әһелләре форумында катнаштым, андагы фикерләремне әйтеп китәм. Кыска гына әйткәндә, бик эчтәлекле вакыйга булды дип әйтер идем. Оештыручыларга бик рәхмәтлемен. Беренче көнне без, «Ислам дине һәм татар халкының милли үзенчәлеге» дигән секциядә катнаштык. Монда саф татар телебезне саклап калуда, нинди чаралар булдырырга кирәклеге турында бик файдалы чыгышлар яңгырады. Бигрәк тә, якташыбыз Фатыйх хәзрәт Гарифуллинның чыгышы, бик әһәмиятле, эчтәлекле булды, дип әйтер идем. Ул узенең чыгышында ерак төбәкләрдә татар теленең язмышы турында әйтеп китте. Кайсылар, уз балалары белән татарча сөйләшми, мәктәпләрдә татар теле дәресле кыскартылган дип, ул ошбу борчылган сорауларга басым ясады. Ул гына түгел, Фатыйх хәзрәт матур итеп, яттан Г. Тукайның «Пар ат» поэмасын сөйләп бирде. Арабызда, татар теленә соклану хисләрен уятырга кирәклеген әйтеп китте. Шулай ук, күптән түгел узган, 9 Май, Җиңү көне бәйрәменә тукталды. Ошбу, каты сугышта татар батырларының да роле бик зур булганына басым ясады. Хәтта, Рейхстагның өстенә беренчеләрдән булып Җиңү байрагын Башкортостан егете — татар Гази Заһитов куйганын белдерде. Үзенең чыгышын Фатыйх хәзрәт Муса Җәлилнең «Җырларым» шигыре белән тәмамлады.
Шулай ук пленар утырышта яңгыраган, искиткеч файдалы чыгышлар, әле дә күз алдымда. Изге Болгар җыенында катнашу безләр өчен әйтеп бетергесез, мәңге онытылмаслык вакыйга булып калды.
Ветеран укытучы, бүгенге көндә Төмән өлкәсе, Вагай районы, Татар Вагай авылы мәчетенең имамы
0 Комментариев