Намаз на
06 июня 2020
Тюмень
01:46
Фаджр
03:46
Шурук
12:37
Зухр
18:26
Аср
21:28
Магриб
22:58
Иша

Төмән өлкәсендәге мәчеттә балаларга татар телен өйрәтәләр

32-29

Төмән өлкәсе Ялутор шәһәре мәчете каршында мөселман балалары өчен ял итү урыны булдырылган. Алар аны мәйданчык дип атаганнар. Бу хакта Төмән өлкәсенең Татар конгрессы әгъзасы Сафия Хәйруллина хәбәр итте.

Ялутор шәһәре мәчете имамы Раил Мәхмүтов мәчет каршындагы мәйданчыкка йөрүче балаларның көн тәртибен атап китте.

“Безнең мәйданчыкка 6 яшьтән 14 яшькә кадәр 15-20 бала йөри. Алар сәгать 9 да мәчеткә килә һәм Ислам диненә кагылышлы вәгазь тыңлый. Аннан соң,татар милли үзәгенә барып, элекеге уеннарны уйныйлар. Соңыннан без, кабат мәчеткә барып, балаларга төрле мастер-класслар күрсәтәбез”, — диде Раил хәзрәт.

Раил хәзрәт Мәхмүтов сүзләренә караганда, балаларда мәйданчыкка йөрергә теләк сизелә: “Балалар үзләре теләп йөри. Аларның әти-әниләре кушкан белән генә йөрүләре сизелми. Күбесенчә дингә тартылмаган әти-әниләрнең балалары килә”.

Балалар өчен оешкан мәйданчыкта татар теле дәресләре дә уза. “Кызганыч, балалар татар телен начар белә, әмма аларда өйрәнергә теләк бар”, — дип белдерде Раил хәзрәт.

Источник: tatar-inform.tatar

0 Комментариев

Оставить комментарий


This error message is only visible to WordPress admins

Error: No connected account.

Please go to the Instagram Feed settings page to connect an account.

Login

Welcome! Login in to your account

Remember me Lost your password?

Don't have account. Register

Lost Password

Register