Намаз на
06 июня 2020
Тюмень
01:46
Фаджр
03:46
Шурук
12:37
Зухр
18:26
Аср
21:28
Магриб
22:58
Иша

ЮГАЛТУ. РӘКЫЙП ИБРАҺИМОВ

Новый рисунок (1)

14 сентябрь көнне Төмән шәһәрендә яшәп иҗат иткән җирле шагыйрь Рәкыйп Ибраһимов 80 яшендә вафат булды.

Рәкыйп Хәлиулла улы 1937 елда Яркәү районының Сала авылында туган. Башлангыч белемне туган авылы Салада ала. Сугыш елларының кырыс законнары, сугыш газаплары китергән мең төрле авырлыклар аңа укуын дәвам итәргә мөмкинлек бирми, зурлар белән беррәттән колхозда эшли. Илебезнең көнчыгышында авиация частьләрендә 3 ел хезмәт итеп кайткач та, колхозда тракторчы, комбайнчы һөнәрләрен үзләштереп, җиң сызганып эшли. Аннары 1964 елдан лаеклы ялга чыкканчы (27 ел) ул милиция хезмәтрәре. Туган җир, аны фидакарь хезмәте белән бизәүче кешеләр турында уйланулар, туган ягының табигате — җирен, суып сагынып яшәү аны иҗатка – шигърияткә алып килә. Хезмәтеннән буш вакытларында ул иҗат итә башлый. Рәкыйп Ибраһимовның беренче шигырьләре “Яңарыш” газетасында басылып чыга, шуннан бирле укучылар аның иҗаты белән даими рәвештә газета битләрендә танышып торалар. 1998 елда ул шигырьләрен туплап “Сак бул, халкым” китабын бастыра. Аннары бер-бер артлы  тагын ике китабы — 2000 елда “Халкым белән” һәм 2009 елда  “Ил сулышы” шигырьләр җыентыклары дөнья күрә. Аның шигырьләре туган илгә, туган туфракка, себертатар теленә, милләтенә мәхәббәт белән сугарылган. Табигатьтәге бөтен илаһилык белән шигырьләренә халыктан килгән кешелекле  моң, илаһи рух үтеп керә.

Рәкыйп Хәлиулла улының вафат булуы сәбәпле якыннарының кайгыларын уртаклашабыз. Мәрхүмнең иманы юлдаш булып, яткан кабере киң, якты, урыны җәннәттә булсын.

“Яңарыш”лылар, “Әдәби Төмән” иҗат берләшмәсе әгъзалары.

0 Комментариев

Оставить комментарий


This error message is only visible to WordPress admins

Error: No connected account.

Please go to the Instagram Feed settings page to connect an account.

Login

Welcome! Login in to your account

Remember me Lost your password?

Don't have account. Register

Lost Password

Register