Намаз на
06 июня 2020
Тюмень
01:46
Фаджр
03:46
Шурук
12:37
Зухр
18:26
Аср
21:28
Магриб
22:58
Иша

Русия футболын тәртипкә салырга алынган активисттан башка өлкәдә дә ярдәм сорыйлар

97CFB696-E4EC-40FC-9EEC-16EB53B7C9F2_w987_r1_sМиллионга якын кешедә яклау тапкан акцияне башлап җибәргән Төмәннән Артем Хәсәновка Русиянең төрле төбәкләреннән мәгариф, сәламәтлек саклау һәм башка өлкәләрдәге проблемаларны ничек хәл итик дип мөрәҗәгать итә башлаганнар.

Төмәннән Артем Хәсәнов Европа футбол беренчелегендә русияләр хурлыклы рәвештә җиңелгәннән соң такымны куып тарату турында петиция язгач таныла башлый. Интернетта бу җиңелүгә реакция шартлауга тиң булды, петиция миллионга якын кешедә яклау тапты. Хәсәновка Русиянең төрле төбәкләреннән спорттагы җитешсезлекләр турында гына түгел, ә сәламтәлек саклау, мәгарифтәге проблемнар белән дә мөрәҗәгать итә башлыйлар.

«Кемнәрдер яза, кемнәрдер шалтырата. Үзләрендәге булган хәлләрне сөйли, ризасызлык белдерә. Нишлик, бу хәлләрне ничек дөньяга чыгарыйк дип киңәшләр сорый алар», диде Азатлыкка Хәсәнов.

Ул петиция язып танылып, кешеләр белән аралашкач кына Русиядәге системаның черек булуын, проблемнарның өелүен, аларның чишелмәвен аңлый башлавын әйтә.

«Бәлки югарыда утырганнар ни дә булса үзгәртергә дә тели торгандыр, бәлки үзгәртә алмыйдыр. Аерым алганда, спортка, министрга, Русия спорт федерациясенә килсәк, дистә ел дәвамында төзелгән. Бер кеше генә бу системаны үзгәртә алмаячак. Әгәр чылбырның иң астагы буынын алсак, яхшы идеяле тренер талантлы баланы күрде ди. Ул бу балага яхшы киләчәк һәм аның спортта үсүен дә тәэмин итә алмый. Чөнки ул тренер өстендә бер күч кешеләр утыра.

Шәһәр хакимиятенә утыра торган яхшы идеяләре булган кеше дә бу системаны үзгәртә алмый. Русиядә система шулай эшләнгән ки, беркем берни өчен дә җаваплы түгел. Әгәр хакимиятләр бер програм булдырып, максатчан рәвештә шуны тормышка ашыра башласалар, бәлки, нәрсә дә булса үзгәрер иде. Бездә максатчан рәвештә бөтен системаны җимергән кебек, хәзер максатчан рәвештә яңадан торгызу кирәк», ди Хәсәнов.

Артем Русияне яхшы якка үзгәтергә теләгән кешеләрнең аз булмавын, аларга төзелгән системаның бу үзгәрешләргә киртә булып торуын да әйтә.

«Без оялырга түгел, горурланырга телибез» дип аталган петиция спорттагы проблемнар соңгы чиккә җиткәнгә язылды ди Артем.

«Безнең спортка карагыз инде. Петициянең эчтәлеге күпкә зуррак. Футбол такымын таркату гына түгел, ә футбол тирәсендәге җитешсезлекләргә ныграк якын килеп, аерым алганда, уенчыларны туплау мәсьәләсе дә җитди. Шулай ук бездә яшьләрнең ничек тәрбияләнүе дә игътибар сорый. Яшьләр спорт белән шөгыльләнә аламы? Бу мәсьәләләрнең барсын да барлап, уртага салып сөйләшеп ниндидер чаралар күрү кирәк», ди ул.

Русиядә допинг куллану җәнҗалының дөнья дәрәҗәсенә чыгуына һәм шул сәбәпле Рио-де-Жайнерода узачак Олимпиадага алдан җыенган спотчыларның барсы да бара алмауга карата Хәсәнов «беренче чиратта, һәркем үзе өчен җаваплы, алар, минем допинг кулланасым килми, әйдәгез ни дә булса хәл итик дип әйтергә тиеш иде», ди. Ул Русия спортының допинг җәнҗалына батуын «ямьсез күренеш» буларак бәяли. Илдәге спортка тап төшерүдә Русия спорт министрлыгын да гаепли. «Бу бит аларның өлкәсе, алар күзәтеп, тикшереп торырга тиеш иде», ди Артем.

Хәсәнов Русия спорт министры Виталий Мутко, «җыелма такым юк, ул таратылды», дип белдерсә дә, үз янына чакырыр һәм спорт өлкәсендә җыелган проблемнар турында ачыктан-ачык сөйләшер дип өметләнә. Петициягә теләктәшләр миллионга якынлашып килә башлагач аңа министрлык вәкилләре очрашу сорап чакыру җибәргән. Артем ризалык биргән. «Очрашу бу ай ахырына хәтле булачак дип әйтсәләр дә, чакыру күренми әле», ди Хәсәнов.

Артем Төмәндәге бер банкта эшли, мәгълүмати технологияләр белгече. Әнисе рус, әтисе татар, чыгышы белән Татарстанның Аш-Буҗи авылыннан. Әтисенең туган җирендә бер тапкыр да булмаган. Татарстан аны Русиянең мәгълүмати технологияләрдә алга киткән төбәге буларак үзенә тарта. «Бу өлкәдә Казан бөтен Русиягә данлыклы», ди ул.

Динә Нагаева, София Хәйруллина, Наил Алан

Источник: www.azatliq.org

0 Комментариев

Оставить комментарий


This error message is only visible to WordPress admins

Error: No connected account.

Please go to the Instagram Feed settings page to connect an account.

Login

Welcome! Login in to your account

Remember me Lost your password?

Don't have account. Register

Lost Password

Register