Намаз на
06 июня 2020
Тюмень
01:46
Фаджр
03:46
Шурук
12:37
Зухр
18:26
Аср
21:28
Магриб
22:58
Иша

Себертатары интернетта яшьләр өчен радио булдырган

Рүзил БикинәевИнтернетта күптән түгел себертатар яшьләре өчен «Татар Радио Тёмэн FM» исемле радио эшли башлады.

Яшьләрне туган телгә, мәдәнияткә тарту яшьләрчә булырга тиеш. Кызыклы татар проектларның күпчелеге бары тик һәвәскәр яшьләр башлаганда уңышка ирешә дә.

Шундый кызыклы проектларның берсе – «Татар Радио Тёмэн FM» исемле радио тапшыруы. Аны Рүзил Бикинәев исемле егет әле күптән түгел генә башлап җибәрде һәм интернетта шактый зур кызыксыну уятты.

– Рүзил, Азатлык укучыларын үзең белән таныштырып китче.

– Мин 1996 елда Төмән өлкәсенең Яуыспы (Явызбы) авылында тудым. Үзем себертатары, туган телемдә яхшы сөйләшәм. Хәзерге вакытта Көнбатыш Себер дәүләт көллиятендә белем алам. Өч елдан артык инде музыка эшкәртү, минуслар булдыру һәм текстлар язу белән шөгыльләнәм.

– Радионы булдыру теләге ничек туды?

– Бу фикер бик очраклы барлыкка килде. 8 март көнендә йөргән кызымнан шаяртырга уйлаган идем. Аудиоязманы берничә дустым ишетеп алды, аларга бу бик ошагач, эшне дәвам итәргә булдым.

Тагын 4 чыгарылыш әзерләдем. Соңыннан Вконтакте сайтында төркем оештырдым һәм Төмән өлкәсе яшьләрен радиога тарта башладым. Бу башлангыч күпләргә ошады.

– Димәк, радио кайчан барлыкка килде?

– Рәсми рәвештә минем юмористик радиотапшырулар бу елның 17 мартында туды, дип әйтергә була. Ул вакытка инде 5 чыгарылыш булган. Аларның барысы да минем дусларым һәм туганнарыма багышланган.

Бераздан минем тапшыруны Себер татарларының Төмән өлкәсе буенча автономия башлыгы Марат Корманов ишетеп алды. Аңа бу башлангычым бик ошады. Хәзерге вакытта алар да бу тапшыруларымны үзләренең Вконтактедагытөркеменә урнаштырып баралар.

– Радионы булдыручы бер син генәме?

– Әйе, радиода мин үзем генә эшлим. Барлык тавышлар – минем үзгәртелгән тавышым. Тавыш режиссеры тавышы гына – минем чын сөйләгәнем. Алып баручы Мәхмүт Таштимиров тә – уйлап чыгарылган персонаж, мин аны беренче чыгарылыш вакытында уйлап чыгарга идем.

– Аудиториягез нинди? Яшьләр күпме?

– Хәзерге вакытта радио төркемендә 260 кеше бар. Башта тапшыруын яшьләр аудиториясенә юнәлтү теләге булган иде, соңрак өлкән тыңлаучылар да кушылган. Шулай да, нигездә, мине яшьләр тыңлый. Бик күп фикерләр килә, әлегә тәнкыйть һәм сүгүләр булмады.

Тапшыруларымда рэп яңгырый. Тыңлаучылар әйткәнчә, бу – себертатар телендә беренче рэп. Моны яңа һәм кызык дип атыйлар. Тапшырулар кәефне күтәрә дигән хатлар да килә, хәзерге авыр һәм депрессив вакытта бу аеруча әһәмиятле. Мин үзем шаян кеше. Тормышымнан төрле кызыклы мизгелләрне истә калдырып, аларны чыгарылышларда кулланам. Бу исә тапшыруларны чынбарлыкка якынайта, аудиториягә нәкъ ошый да, дип саныйм.

– Синең радио себертатарлар өчен генәме, әллә инде барлык татарлар өченме?

– Үзем себер татары булгач, тапшыруларым да нигездә Төмән өлкәсендә яшәүче себертатарлар өчен. Төп максатым – кешеләргә уңай хисләр, күтәренке күңелне тудыру.

Тёмэн радиосының төп үзенчәлеге — аның теле. Себертатар телендә булуыннан тыш ул нәкъ безгә хас булган кабатланмас авыл юморы, сүзләр уены, гыйбәрәләр кулланылышы белән бай. Мин яшьләр үзара чынбарлыкта аралашкан телдә сөйләшәм, бу телнең хәзерге халәтен күрсәтә, рус сүзләренең күп куллану да сизелә. Бу яшьләрдә туган тел сафлыгын саклау теләген уятыр, дип өметләнәм.

Июнь ахырында хәрби хезмәткә китәргә туры килә һәм проектны бер елга туктатып торырга мәҗбүр булам. Тик бу эшне калдырмыйм, дәвам итәрмен дип торам.

0 Комментариев

Оставить комментарий


This error message is only visible to WordPress admins

Error: No connected account.

Please go to the Instagram Feed settings page to connect an account.

Login

Welcome! Login in to your account

Remember me Lost your password?

Don't have account. Register

Lost Password

Register