Намаз на
06 июня 2020
Тюмень
01:46
Фаджр
03:46
Шурук
12:37
Зухр
18:26
Аср
21:28
Магриб
22:58
Иша

Яңа кәгазь акчада Казан Кремле сурәте өчен тавыш бирик!

img_0790-620x330

2016 елның 5 сентябреннән 5 октябренә кадәр Россия Федерациясенең яңа кәгазь акчаларында сурәтләнәчәк символлар өчен төгәлләүче тавыш бирү үтәчәк. Бу өченче этап барышында 10 алда баручы шәһәр яки территория арасында 2 җиңүче һәм аларның 4 символы сайлап алына (шәһәр яки территориягә икешәр). Сайлап алу бөтенроссия күләмендә тавыш бирү рәвешендә узачак. Онлайн тавыш бирү — Твоя-Россия.рф сайтында. Оффлайн тавыш бирү — анкета яки смс җибәрү аша башкарып булачак. Һәр катнашучыга ике шәһәрне сайлап алу хокукы бирелә. ТАВЫШ БИРИК!
Онлайн тавыш бирү өчен Твоя-Россия.рф сайтында теркәлергә кирәк.
Оффлайн тавыш бирү өчен ике мөмкинлек бар:
I ысул: федераль газеталарда ай дәвамында анкета формалары басылып барачак. Аны тутырып почтадан абонент тартмасы адресына юлларга кирәк булачак. Төгәл адрес тавыш бирү алдыннан Твоя-Россия.рф сайтында күрсәтеләчәк.
II ысул: анкета кәгазен Россия Банкы 1 октябрьдә үткәрәчәк Ачык көннәр дәвамында банкның барлык төбәк вәкиллекләрендә таратачаклар. Мәсәлән, Казанда Россия Банкы вәкиллеге Бауман урамы, 37 йортта урнашкан. Тутырырлган анкетаны шунда ук тавыш урнасына салып була.
III ысул: «Россия 1» телеканалының 2016 елның 7 октябрендә үтәчәк телефирында смс җибәрергә мөмкин булачак.
Тавыш бирү барышын Твоя-Россия.рф сайтныда карап барырга мөмкин булачак. Урталыктагы нәтиҗәләр сишәмбе һәм җомга көннәре яңартылып торачак.

0 Комментариев

Оставить комментарий


This error message is only visible to WordPress admins

Error: No connected account.

Please go to the Instagram Feed settings page to connect an account.

Login

Welcome! Login in to your account

Remember me Lost your password?

Don't have account. Register

Lost Password

Register