Намаз на
06 июня 2020
Тюмень
01:46
Фаджр
03:46
Шурук
12:37
Зухр
18:26
Аср
21:28
Магриб
22:58
Иша

Өлкә дин әһелләре «Милли тормыш һәм дин» форумында

DSCN3948

Ел саен Татарстан Республикасы башкаласы Казанда «Милли тормыш һәм дин» Бөтенрусия татар дин әһелләре форумын уздыру бик үзенчәлекле традициягә әверелеп бара. Һәрвакыттагыча, быелгы форумда да өлкәбез дин әһелләре актив катнаштылар. Ошбу, бик катлаулы, бик мөһим булган чарага тотылган чыгымнар киләчәктә зураеп, күбәеп Татарстанга кире кайтачак дип әйтәсем килә. Монда үзеңнең мөселман, татар булуыңа горурлык хисләре уяна. Яңа күрешүләр, ерак төбәкләрдән килгән милләттәшләр белән танышулар, телебезне саклауда бик зур этәргеч булды дип әйтер идем. Пленар утырышта чыгышларның, барысы да татар телендә яңгыравы әйтеп бетергесез, сокланырлык тәжрибә булып калды. Әгәр без үткән ел Болгар ислам академиясенә нигез салу чарасында катнашкан булсак, быел үз күзләребез белән тиз вакыт эчендә төзелеп беткән искиткеч матур ислам академиясе бинасын күрдек. Ышанмаслык хәл, мондый тизлек, әкияттә генә булырга мөмкин. Өметебез зур. Киләчәктә ошбу уку йортында бик көчле, югары белемле дин әһелләре, зур белгечләр үсеп чыгарлар. Безнең арабызда экстремизм, терроризм, радикализм дигән идеяларга урын булмаячак дип ышанабыз. Халкыбыз, милләтебез өчен бик кирәкле, әһәмиятле, көтеп алынган мондый форум ел саен дәвам итәр, Инша Аллаһ.

Фатыйх хәзрәт Гарифуллин,
Төмән шәһәре.

0 Комментариев

Оставить комментарий


This error message is only visible to WordPress admins

Error: No connected account.

Please go to the Instagram Feed settings page to connect an account.

Login

Welcome! Login in to your account

Remember me Lost your password?

Don't have account. Register

Lost Password

Register