Намаз на
06 июня 2020
Тюмень
01:46
Фаджр
03:46
Шурук
12:37
Зухр
18:26
Аср
21:28
Магриб
22:58
Иша

Ураза гаете котлы булсын!

DSCN4024

Безләргә кояш җылысын, яктылыгын бүләк иткән, җир-күкләрне яратып, яңгырлар, карлар яудырып, шуның белән безгә барлык җимешләрен дә ризык итеп тәкъдим иткән, безне төрле нигъмәтләре белән бүләкләгән Аллаһы Сөбханә вә Тәгаләгә хамед һәм сәнәләр, барча мактауларыбыз, олуглауларыбыз булса иде. Аллаһы Тәгаләнең Хәбибе һәм Хак Илчесе, бөтен галәмнәргә рәхмәт буларак җибәрелгән сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа галәйһиссәләм хәзрәтләренә, аның хөрмәтле әһленә, сәхабәләренә барчабызның сәламнәре, салаватлары һәм һәртөрле изге догалары булса иде.

Чистарынып, пакь киемнәр киеп, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә һәм ризалыгына ирешер өчен Гаед фитыр намазына җыелган мөхтәрәм дин кардәшләрем, якташлар!

Сезне динебезнең күркәм сәламе белән сәламлим: Әссәләәмүгаләйкүм үә рахматүлләһи үә бәрәкәтүһ! Быел безнең Төмән шәһәрендә бик күп яшьләребез китаплардан ураза турында хәдисләрне укып, хәтта, Рамазан аена хәтле Рәҗәб, Шәгъбан айларында да ураза тоттылар. Бу аларның күңелләрендә иман нуры көчәюен, дингә зур адымнар белән тартылуларын күрсәтә.

Быел, аеруча, үткән елларга караганда, безнең себердә уразага әһәмият артыграк булды дип әйтер идем. Бөтен мәчетләрдә диярлек тәравих намазлары укылды. Күпләрендә көн дә диярлек яки көн аша ифтар – авыз ачу мәҗлесләре кабатланып торды. Бөтен мәчетләребездә Кадер киче таң атуга хәтле дәвам итте дисәм хата булмас. Бигрәк тә изге айның соңгы ун кичендә мәчетләр мөселманнар белән тулы булдылар. Аллаһы Тәгалә Коръән Кәримдә болай дип әйтә: “Санаулы (ураза) көннәрен тәмам итеп, сезгә тугры юл күрсәткән өчен, Аллаһны олылагыз, шөкер итегез”.

(“Бакара” сүрәсе, 185нче аять).

Әлхәмдүлилләһ, ай буенча ураза тоттык, тәравих намазларын үтәдек, шуның белән бергә дуслык һәм шатлык мәҗлесләре – ифтарларда катнашып, авыз ачтык, хәләл ризыклардан авыз иттек. Ул мәҗлесләребездә һәр көн Коръән Кәрим аятьләрен тыңлап, файдалы вәгазьләр ишетеп күңелләребезне тынычландырдык, иманнарыбызны ныгыттык.

Хөрмәтле себер мөселманнары, милләттәшләрем!

Бу дөньяда вакытлыча яшәп, барыбыз да сыналабыз, үлем җитү белән киләсе дөньяга күчәбез. Ни кызганыч, адәм баласы күп вакытта үз Раббысын онытып, Аллаһка шөкер кылуны кичектерә, дөнья һәм ахирәт бәхетеннән үзен мәхрүм итә.

Аллаһы Тәгалә Коръән Кәримдә болай дип әйтә: “Исегездәме, Раббыгыз сезгә: шөкер итсәгез, әлбәттә, сезгә (нигъмәтләремне) арттырачакмын, әгәр дә көферлек кылсагыз, һичшиксез, бирәчәк җәзам бик тә хәтәрдер”. (“Ибраһим” сүрәсе, 7нче аять).

Димәк, нигъмәтләребез күп булсын, үзебез дөньяда һәм ахирәттә бәхетле булыйк дисәк, иң элек барына да риза булырга һәм шөкрана кылырга кирәк. Аллаһны танып, Аның кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәүчеләрнең калебләре чиста, йөзләрендә иман нуры балкып тора. Инша Аллаһ, сау-сәламәт булып киләсе елларга да ошбу мөбарәк булган Рамазан Шәриф айларын зур әзерлекләр белән көтеп алып, уразалар тотып, зәкят әл-фитырларыбызны ятим-мохтаҗларга тапшырып, аларны куандырып, шатландырып Төмән өлкәсендә иман нурларын зур күләмдә таратырга насыйп булсын.

Россиянең Азия өлеше мөселман дини идарәсе (ДУМ АЧР) баш мөфтиенең хокуклы вәкиле Фатыйх хәзрәт ГАРИФУЛЛИН.

0 Комментариев

Оставить комментарий


This error message is only visible to WordPress admins

Error: No connected account.

Please go to the Instagram Feed settings page to connect an account.

Login

Welcome! Login in to your account

Remember me Lost your password?

Don't have account. Register

Lost Password

Register