Намаз на
06 июня 2020
Тюмень
01:46
Фаджр
03:46
Шурук
12:37
Зухр
18:26
Аср
21:28
Магриб
22:58
Иша

Алар безгә җинү алып кайтты…

img2

7 май көнне Сургут шәһәре иҗтимагый татар милли — мәдәни оешмасы советы, Бөтендөнья татар хатын — кызларының СУРГУТ бүлеге иҗтимагый оешмасы, татар үзәге каршында эшләп килүче яшьләр берлеге советы безгә якты тормыш бүләк итүче, БӨЕК ҖИҢҮНЕ якынлаштыруга үзләреннән зур өлеш керткән сугыш һәм тыл ветераннарын өйдән -өйгә йөреп якынлашып килүче бәйрәм белән котлады.

БӨЕК ҖИҢҮ алдыннан Татарстанның һәм ХМАО- ның атказанган мәдәният хезмәткәре, «АК КАЛФАК»хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе НУРИЯ ӘХӘТ кызы ҖИҺАНШИНА, яшьләр берлеге әгъзалары: ГӨЛНАЗ ӘФЛӘТҮНОВА, КАТАРАНОВА ЮЛИЯ,БАШИРОВА РЕНАРА һәм мин кулыбызга истәлекле бүләкләр алып елдан -ел кимеп барган ветераннарыбызны, тыл ветераннарыбызны котларга юл алдык.

Беренче өй булып ФӘХРЕСЛАМОВ МӨХӘММӘТГАРИФ ГАБДЕЛИСХАК улын, САЛАХОВА МӨГИНӘ СИРАҖЕТДИН кызын котларга кердек. Үзенең өлкән яшьтә булуына карамастан МӨХӘММӘТГАРИФ ага үзе килеп каршы алды. Тик кайчандыр шушы Себер төбәге татарлар тормышында актив кайнаган МӨГИНӘ апаның гына авыр хәлдә булуы аяныч…

Хәл -әхвәлләр сорашкач, истәлекле бүләкләр тапшыргач без бүгенгесе көндә 90 яштән артык ак яулыклы, ак күңелле ГИЛЬМАНОВА ХӘНИФӘ ФӘЙҖЕТДИН кызын котларга кердек. Безне аның кызы РӘМИЛӘ ачык йөз белән, якты карашы белән каршы алды. Өс-киемнәрне салып түргә уздык. Ә анда безне Хәнифә апа көтеп утыра иде. Яше туксаннан артсада барыбызны да таный, безне үз балаларыдай күреп, менә минем кызларым килгән дип аягүрә басып колачлап каршы алды. Үз янына утыртып исәнлеккә — саулыкка бер дога кылдык. Үткәннәрне искә төшереп, сөйләшеп утырган арада,кызы РӘМИЛӘ ханым чәй әзерләптә өлгерде. Кай арада өлгергән дисәм, ул бит үз гомере буе хезмәттә майор милиция булып эшләгән ханым. Җитезлеге, төгәллеге менә шуннандыр да әле. Юк, алай гына түгел РӘМИЛӘ ханымны зур хөрмәткә лаек ХӘНИФӘ апа тәрбияләгән, күңеленә ак нур салган. Әле ХӘНИФӘ апа бүгенгесе көндә дә алты вакыт намазын калдырмый. Барыбызны да шаккаттырып китап — гәҗит битләрен күзлексез укый. Тәмле чәйләрдән соң китәргә чыккач ХӘНИФӘ апа җил — җил атлап килеп кулыбызга үз куллары белән,догалар укый -укый бәйләгән ап — ак җылы оекларны тоттырды. Тагын килегез бәбкәйләрем дип, әле урамга чыккачтын да тәрәзәдән кулын болгап озатып калды.

Алдагы котлау тыл ветераны СӘЛИМГӘРӘЕВ ТӘВӘНГИР һәм ТӘНЗИЛӘ апаларда булдык.Без килүне күрү белән дә инсульт кичергән ТӘВӘНГИР абый түш тулы медальле костюмын киептә куйды. Безгә, безгә яшьләргә сугыш чоры, сугыштан соң илне торгызудагы авырлыкларны сөйләп, елап та алды. Бу вакыттагы авырлыкларны кичергән ГӘРӘЕВА ЯКУТ апа, ӘХМӘТХАНОВ СӘГЫЙТЬ агаларда бәйнә-бәйнә сөйләп күңелдә язылган тарих битләрен яңартты.

Иң ахырдан котлавыбызны тыл ветераны КАХАРМАНОВА РӘЙСӘ МИФТАХ кызларында төгәлләнде.Рәйсә апа да кызы ХӘЛИФӘ апа тәрбиясендә, оҗмах түрләрендә яши дисәмдә ялгышмам. ХӘЛИФӘ ханым, үз әнисен бик яхшы тәрбияли. Вакытында шифаханәләргә алып барып, вакытында ашатып -эчертеп, иң-иң матур калфак күлмәкләрдән генә йөртә.Бу гаиләгә сокланмый мөмкин түгел. Әле бит янында чыр — чу килеп оныкчыклары, оныклары, әнием дип торган кызы йөгергәләп тора.Үзе зур бәхет.

Мондый очрашулар, хәл -әхвәл белешүләр яшьләрнең үз теләкләре белән йөрүе, бу инде аларны бер яктан тәрбияләү дә, өлкәннәргә олы хөрмәт хисләре уяту безнең төп бурыч!Безнең белән бергә кызлар кебек очып йөргән, гомере буе үз милләтенә, татар халкына тугъры калып, үз дөньясын онытып хәр эшкә җан җылысын биреп эшләгән, күпләргә үрнәк ҖИҺАНШИНА НУРИЯ ӘХӘТ кызы шушындый хезмәтләре белән бер генә буын тәрбияләмәде. Аның Сургут шәhәрендә «АК КАЛФАК»татар — хатын кызлары җәмгыяте булдыруының максаты да халыкны җыйнау, барлау, киләчәк буынны тәрбияләү. Бүгенгесе көн сугыш ветераннарына,тыл ветераннарына багышланды.

Сүземне йомгаклап, сугышның ачысын — төчесен татыган апаларны — абыйларны ихлас күңелдән якынлашып килүче БӨЕК ҖИҢҮ бәйрәме белән котлыйбыз! СЕЗНЕҢ АЛДА БАШ ИЯБЕЗ ХӨРМӘТЛЕ ВЕТЕРАННАРЫБЫЗ!Апаларыбызның кылган догалары кабул булып, илебез имин,күкләребез аяз, тыныч булсын. Рәхмәтләребезне кабул итегез, олы йөрәкле ветераннар, исән — имин яшәгез. Котлау сүзләремә Сургут шәһәре иҗтимагый татар милли — мәдәни оешмасы җитәкчесе Ульбеков Рафаэль А,аның урынбасары милләтҗанлы егетебез Садыков Риф Р., совет әгъзалары, «САНДУГАЧ» җыр-бию ансамбле, бар коллектив кушыла.

Гөлчәчәк Фәтхулова, Сургут шәһәре иҗтимагый татар милли -мәдәни мөхтәрияты совет әгъзасы.

Татарлар-СУРГУТ

0 Комментариев

Оставить комментарий


This error message is only visible to WordPress admins

Error: No connected account.

Please go to the Instagram Feed settings page to connect an account.

Login

Welcome! Login in to your account

Remember me Lost your password?

Don't have account. Register

Lost Password

Register